СИКСӘН сан 1) Сигез дистәне эченә алып, 80 санын һәм микъдарын белдерә. Былтыр урак өстендә сиксән кеше кайтты, бәрәңге алырга да йөздән артык студент җибәрделәр. Ф.Шәфигуллин. Сиксән яшьлек мәмләкәтнең оешу тарихын яхшы хәтерләүче ил агалары, ил аналары да исән әле, шөкер. Р.Батулла 2) кыек кил. форм., сөйл. Сиксән яшь. [Кәримә:] Шул инде. Үзең дә сиксәннең теге ягына чыктың бит. Д.Салихов |