СИКЕРҮЛЕ с. 1) Сикереп уйный торган, сикерү хәрәкәте булган (уеннар һ.б.ш. тур.). Хәзер шәһәрдән әллә ниткән сикерүле бию өйрәнеп кайталар. М.Мәһдиев. Хәрәкәтле уеннар үзләре дә йөгерүле, сикерүле, ыргытулы, үрмәләүле һ.б. шундый төрләргә бүленәләр. Мәгариф 2) Сикерү хәрәкәте, номеры да булган (спорт программасы, ярышы һ.б.ш. тур.). Академиянең икенче курс студенты – спорт мастеры – ирекле һәм сикерүле гимнастика күнекмәсе буенча чыгыш ясады. Ватаным Татарстан |