СИКЕРҮ ф. 1) Көч белән этенеп һәм аякларны баскан җирдән аерып, алга яки югарыга таба кискен ташлану, ыргылу. Озын-озак уйлап тормады ул, сикереп, балчык койма өстенә менде һәм аз гына баллы җимешләрне, ашыга-ашыга, авызына тутыра башлады. Ф.Зыятдинов

2) Берәр нәрсә, урын аркылы ыргылып узу. Хәерчегә җил каршы, дигәндәй, инде койма аша сикерәм дигәндә генә, төнге куе караңгылыкны ярып, авыл башын машина утлары яктыртты. Н.Шәрифуллин. Раян исә, ни затлы булса да, бары табан үбеп ятарга хөкем ителгән мәрмәр баскычларны яшь егетләр сыман җиңел генә сикереп үтеп, үзалдына такмаклый-такмаклый, өскә күтәрелде. Р.Габделхакова

3) Югарыдан аска табан этенеп һәм аякларны баскан җирдән аерып ыргылып төшү. Әмма факт – факт булып кала: иң яхшы әзерлекле дип саналган 200 сугышчы фашистлар чолгап алган урынга сикерә. Ф.Хуҗин. – Үзең генә ничек кайтасың хәзер?! – дип әйтүем булды, ярдан аерылган басмадан сикерүем булды. К.Кәримов

4) Җиргә, идәнгә бәрелеп, югарыга күтәрелү. Аның тубы бик матур иде. Кем белә, бәлки, бөтен Казанда да әле андый матур туп булмагандыр. Аннары, ул бик яхшы сикерә дә иде. А.Шамов

5) Бер җирдән икенче җиргә ыргылып күчү (ут, ялкын һ.б.ш. тур.). Саламны тиз арада көчле ялкын камап алды. Ялкын, ярсый-ярсый, кыекка сикерде. Кыекка да ут кабынды. Ф.Кәрим. Күпер турысына җитәрәк, алдагы танкның өстенә ялкын сикерә. И. Гази

6) Нык кагу, көчле тибү (йөрәк тур.). Сәлимәнең кан тамырлары кайнарланып, йөрәге сикерде. Н.Гыйматдинова. Бу тавыштан аның җанында ниндидер кыл өзелгәндәй итте, күз аллары караңгыланды, йөрәге инде күкрәген ташлап чыгардай сикерде. Казан утлары

7) Кискен үсеп китү (үсемлек тур.). Арышның сабакка сикерүе

8) күч. Сөйләгәндә, уйлаганда, бер фикердән яки темадан икенчесенә кискен күчү. Тәрбиясе болай да чамалы булган яңа хуҗаның сабырлыгы шунда төкәнде, кисәк кенә «сез»дән «син»гә сикереп, кызарынып-бүртенеп җикеренә башлады: – Бәлки, сиңа ир дә табып бирергәдер?! Р.Габделхакова

9) күч. Нәрсәнеңдер кыенлыгын күрү, газаплану, интегү. Тырай тибеп йөрсәң, сикерер көнгә калырсың. Казан утлары

10) күч. Артыгын кылану, узыну. Күп сикерсәң, бер тотыласың инде ул шулай. Әкият

Сикереп төшү Бик тиз, бик теләп ризалашу, әзер булып тору. Ректорның бимазаланып чакыруына да сикереп төшү булмады. Т.Галиуллин

Сикерә башлау Сикерергә тотыну. Аякларын кистермәс өчен, Алып Бәргән сикерә башлады. Р.Батулла. Әле генә кулга-кул тотынышып, балалар бакчасындагы кебек әйлән-бәйлән ясаган студентлар басып калган урыннарында заманча бию көйләренә тирбәлә, сикерә башладылар. Х.Ширмән

Сикерә бирү Сикерүен дәвам итү

Сикереп алу Бер тапкыр яки кыска вакыт эчендә сикерү. Аңа бераз гына бензин сибеп, көнләшү уты төртергә кирәк, бер үрле-кырлы сикереп алудан яхшыра гына ул хатын-кыз заты. Г.Рәхим. Самат уенчак тай кебек сикереп алды. Р.Зәйдулла

Сикереп кую Кисәк, бер тапкыр сикерү. Тәгәрмәчләр чокырга туры килде ахрысы, машина бик яман сикереп куйды. Г.Әпсәләмов. Болай уйлаудан йөрәге кинәт сикереп куйды, һәм Хәмит янә эчеп җибәрде. М.Кәбиров

Сикереп тору Озак вакыт дәвамында сикерү; сөйләү моментында сикерү



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә