СИКЕРТҮ ф. 1) йөкл. юн. к. сикерү (1, 2 мәгъ.) 2) Кулдагы әйберне җиңелчә генә югарыга ыргытып, чөеп алу. Кызым йомшак уенчыкларын итәгендә сикертә-сикертә уйнап утыра. Сөембикә 3) Бәреп, кагып югарыга очырту, күтәртү. Юл бик җайлы түгел шул, сикертә. А.Хәлим 4) Гәүдәнең берәр өлешен кискен хәрәкәтләндереп, күтәреп кую. Малайларның, юк дияргә теләп, иңбашы сикертүен өнәмәде шагыйрь. К.Кәримов. Сәлимә иңбашларын сикертеп көлде. Н.Гыйматдинова. – Балалык ич бу, – диде Мансур, җилкәләрен сикертеп. – Кенәз гамәле түгел. М.Әмирханов 5) Дыңгырдык юлдан бара торган транспорт нык селкетү, калтырату. Машина юлда шулкадәр сикерткән: әбине бер алга, бер артка чөеп йөрткән. Г.Бәширов 6) з.-сыз Дыңгырдык юлның яки транспортның нык селкетеп-калтыратып борчуы турында. Бик сикертә бит, әни... Ни, мин олы мендәремне алырмын, әллә ни булмас. А.Вергазов 7) Чаптыру (атны һ.б.ны). Бу сүзсезлек Госманга ошамый, ул атын сикертеп алгарак китә. Ф. Хөсни 8) күч. Сөйләгән, укыган, уйлаган вакытта берәр темага, сүзгә, фикергә һ.б.ш.ларга кагылмыйча, аларны калдырып узу. Бик калын китап булды шул бу, сикертеп кенә укыдым. Г.Ахунов. Гали унынчы сыйныфны сикертеп кенә укыды. Казан утлары 9) күч. Өстәмә мәшәкатьләр, кыенлыклар тудыру; эш-йомыш белән чаптыру; бик нык җәфалау. Акча күп булу шулай сикертә икән ул. Безнең гәҗит 10) Аздыру, артыгын кыланырга мөмкинлек бирү Сикертә башлау Сикертергә тотыну. Ул шкаф өстенә менгән дә йомгакны тәгәрәтә, сикертә башлаган. С.Сәүбанова. Машина асфальттан ком-таш юлга борылгач, һәр сикәлтәдә дөбер-шатыр сикертә башлады. Д.Булатова Сикертә бирү Бернигә карамыйча сикертү; һаман сикертү. Ә айгыр, елау тавышлары чыгарып кешни-кешни, суккан саен артын сикертә биреп пошкырды, акырды, арткы аякларын күтәреп, һавага типте. З.Зәйнуллин Сикертеп алу Тиз генә сикертү; аз гына сикертү. Ләкин абый, нишлим соң, юк бит, дигәндәй, иңнәрен генә сикертеп алды. Т.Нурмөхәммәтов. Казандагы танылган бер җырчы шикеллерәк иттереп җилкәләремне дә сикертеп алам, аякларым белән идәнгә дә тибеп куям. Ф.Латыйфи Сикертеп җибәрү Кинәттән сикертү Сикертеп кую Бер тапкыр сикертү. Комендант иңнәрен генә сикертеп куйды. М.Кәбиров. Биредә кем булмас та, ни булмас дигәндәй, иңнәрен генә сикертеп куйды. Р.Габделхакова Сикертеп тору Хәзерге вакытта сикертү; даими сикертү. Көй уңаена иңбашларын да дәртле генә сикертеп тора, җитмәсә. Ә.Еники |