СИКЕРЕШЛЕ с. 1. 1) Сикерешләр (4 мәгъ.) белән бара торган (иҗтимагый үсеш тур.). Әйләнеш хәрәкәтләре дә аларның бер ориентациядән икенче ориентациягә сикерешле күчү рәвешендә башкарыла. Фән һәм тел 2) Вакыты-вакыты белән кискен үзгәрүчән. Сикерешле рәвештә тиз үскән бик күп илне мисал итеп китерергә була. Гасырлар авазы 2. и. мәгъ. Сикерү хәрәкәтләре ясап, сикереп уйный торган уен. Ни өчен дигәндә, хезмәт хакымның гасыр башыннан бирле артканы юк, ә әйберләргә бәяләр, мин базарга бармый торган арада, бер урында гына тормаганнардыр, сикерешле уйнаганнардыр кебек – күңел сизенә. Ф.Дәүләтбаев |