СИКЕРЕШ и. 1) Сикерү (1, 3, 5, 6 мәгъ.) хәрәкәте. Кинәт аның кысык күзләре тагын да кысыла төште, һәм ул арыслан кебек ике сикереш ясады да кувалдадай йодрыгы белән бөтен көченә селтәнеп җибәрде. Ф.Зыятдинов. Бүре сикереш ясый... Р.Батулла. Кизү бүлмәсендә дә капылт сикереш ясап, түшәмгә түфлие эзен калдырып, һәммәбезне шаккатырды. Р.Зарипов

2) Сикерү (2 мәгъ.) процессы һәм нәтиҗәсе. Тагын бер ошаган цитата: яшәү – ана карыныннан кабергә озын сикереш кенә. Безнең гәҗит

3) Сикерү (1 мәгъ.) ярышы

4) күч. Сыйфат үзгәреше турында: элекке хәлдән яңага кискен күчеш; кискен алга китеш. Менә шуның нәтиҗәсе буларак, ХIХ гасырда Европа, рус һәм татар әдәбиятында да өр-яңа тел катламы күтәрелә, жанр һәм тел байлыгы ягыннан яңа бер сикереш ясала. Р.Низамиев. Үз гомерендә моңарчы кызлар кулы да тотып карамаган егет өчен бу алга сикереш иде. З.Хөснияр

5) күч. Сөйләгәндә яки уйлаганда бер фикердән, темадан икенчесенә кискен күчеш



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә