СИКӘЛТӘЛЕ с. 1) Сикәлтәсе (1 мәгъ.) булган; тигезсез. Кар япмасы саргая, көпшәкләнә төшкән, юлның кайбер сикәлтәле урыннарында бөтенләй эреп, чүп-чар һәм пычрак арасыннан шәрә урам ташлары калкып чыккан иде. М.Галәү. Сикәлтәле карлы юл аларны мөселман зиратына алып килде. Р.Батулла

2) күч. Авыр, мәшәкатьле, каршылыклы. – Мин андый сикәлтәле сынау юлын исән-имин үттем ич! – дип тынычланырга тырышам. Ә.Хәсәнов. Галимлек баскычлары шулай ук шактый сикәлтәле, бормалы, ул үзеңнең бөтен барлыгыңны җигеп эшләүне таләп итә. Ф.Галимуллин



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә