СИКӘЛТӘ и. 1) Юлдагы чокыр-чакыр, тигезсез урын; сикертмә. Юл сикәлтәләренә җайлашкан машинаның тигез тибрәтүе Рәшидәнең сылу гәүдәсен, һаман саен ныграк якынайтып, куеныма отыры җайлаштыра барды. К.Кәримов. Бөгелмәгә кадәрге утыз чакрым араны шулай бардык, юллар ул вакытта сикәлтә, сикерткән саен кырмыскалар кебек бер-беребезгә ныграк ябышабыз, төшеп каласы килми. Татар әдипләре 2) күч. Көндәлек тормышта, эштә һ.б.ш.да очрый торган каршылык, кыенлык, вакытлы уңышсызлык; тормыш авырлыгы. Әмма 20 ел элек йөрәгендә кабынган сөю уты Нәҗипкә алга таба яшәргә гомер юлларын яктырта, очраган сикәлтә, каршылыкларны җиңәргә көч бирә. Казан утлары |