СИЗҮ ф. 1) Тою органнары ярдәмендә тышкы тәэсирне кабул итү. Исне бик әйбәт сизә инде ул, беләсең бит. И.Гази. Шашлык исен башкалар да сизде. З.Мәхмүди 2) Хис итү, күңел белән тою. Без дусларың яныңда бит, үзеңне ялгыз итеп сизмә әле бер дә. Г.Ахунов. Иреннән калгач, керфеге кипмәде Зөләйханың, әтисен үтереп, барлык мөлкәтләрен талап алганнары күз алдыннан китмәде, шуңа күрә үзен дә гаепле итеп сизде. М.Кәбиров 3) Хайваннарда: тою органнары ярдәмендә, гадәттә истән белү, табу. Җавапны теле кайткан Гыйният бабай бирә: «Сыер малы кан исен сизеп ярсучан була, авылда кан исе...» Ә.Зарипов. Соңрак белгән: мәче җир тетрәвен бер көн алдан сизеп, балаларын таучык башына ташып куйган икән. Х.Камалов 4) Белеп-аңлап алу; абайлау (сер, ният һ.б.ш.ларны). Чабышкы Сабан туен алдан сизә. Мәкаль. «Яратам» сүзендә Ярмөхәммәт күп мәгънә барын сизде. Р.Батулла. Минем иртәгә мәктәпкә килмәскә булуымны да сизде микән әллә? В.Нуруллин 5) Якынча, чамалап белү; сизенү. Үз иткәнемне сизәләр. Елан җылыга ияләшкән кебек, миңа гел, иптәш капитан, дип кенә торалар. Ә.Хәсәнов. Язганымча, яраганны – ярамаганнан, яманны яхшыдан аеру гына түгел, хурлыкны да бөтен йөрәгем белән сизә торган яшьтә идем инде мин. Ф.Шәфигуллин. Сизәм: мин – хәзер сезнең арага кергән артык кеше. Н.Әминов Сизә бару Вакыт үткән саен ныграк сизү. Яратуыңны яшәгән саен күбрәк сизә барам. И.Гази. Укыган саен, ул үзендә бертөрле уңайсызлык, төшенкелек сизә барды. А.Алиш. Авариядән соң үземне көннән-көн гаепле итеп сизә барам шикелле. Ә.Сафиуллин Сизә башлау Сизү барлыкка килү. Ярар, бетте бугай дип, кызның гәүдәсен шунда яткан ашъяулык белән япты да, бер-ике генә тамчы кан түгелгән савытны, кеше күрсә сизә башлар дип, йортка чыгарып түкте, аның өстенә кар сипте, аяк белән таптады да яңадан өйгә керде. Г.Ибраһимов. Әмма өченче елда инде алар, яшәү яме балада икәнен аңлап, бәхетнең бер ягы китек икәнен сизә башладылар. Д.Каюмова Сизә төшү Тагын да күбрәк сизү; бераз сизү. Хәкимҗан уңайсызлык сизә төшеп аңлатты: – Үзең беләсең, Василий, саулык чамалырак бит минем, сугыш инвалиды, нервылар беткән. Н.Хәсәнов Сизеп алу Бик тиз сизү. Галимҗан абзый, аңа карау белән, кызның йөрәгендә ниләр кайнаганын бик яхшы сизеп алды. Ә.Еники. Шагыйрь җанының үтә дә нечкә, үтә дә яралы кылларын әллә каян сизеп ала бит ул. Р.Туфитуллова Сизеп калу Сизәргә өлгерү. Кырын җиргә килеп җиткән трактор тәгәрмәченең дыңгырдап бер таш өстенә килеп менүе булды, рульне кырт борып куйды, һәм фәкать тракторының янтаюын сизеп калды. Н.Хәсәнов. Әгәр сизеп калсалар, мине дә, аны да юк итәчәкләр иде. М.Кәбиров Сизеп килү Күптәннән бирле сизү. Күптән моны сизеп килә идек инде, ләкин, вакытлы гына чирдер, бер үтер әле, дип ышана идек. Ә.Еники. Дания күптән инде үзенең үсештән туктавын сизеп килә. Ф.Яруллин Сизеп тору Даими рәвештә, һәрдаим сизү. Җиденче тоемым белән Мәһдиевнең мине үземә караганда да тырышыбрак депутат ясыйсы килүен, шуның өчен барысын да эшләгәнен сизеп торам. Т.Галиуллин. Прәннек алырга баруына кадәр сизеп торгач, Хәдичә карчык аның, кермәсә ярар иде, дип кенә әйтүен дә аңлар да рәнҗер төсле тоелды. М.Кәбиров |