СИЗРӘ’Ү ф. Кыршылып-юкарып, сирәкләнеп, туза төшү (тукыма һ.б.ш. тур.). Бердәнбер күлмәге дә юа-юа сизрәгән иде. И.Нуруллин. --- хәер, ремонт та әллә нәрсә кирәкми, чөнки Мөхәммәтхан шулкадәр пөхтә егет иде ки, аның чалбарының бер тез башы сизрәгәндә, икенчесе дә сизри һәм, ялга кайткач, әнисе аңа нәкъ бер зурлыкта, бер төстә ямаулар салып җибәрә иде, әйтерсең ул ямаулар фасон өчен. М.Мәһдиев Сизрәп бетү Тәмам сизрәү. Кайсы авылга барганын белә күпертмән корсак, безнең татар-керәшен балалары икәнне дә күреп тора: керәшен малайларында балагы тездән генә зәңгәр киндер ыштан, төймәсез изүле юып сизрәп беткән киндер күлмәк... Шәһри Казан Сизрәп калу Сизрәгән хәлгә килү. Аның башында уңып, ямьшәеп беткән кубанка, өстендә сизрәп калган шинель иде. Ш.Маннур Сизрәп чыгу Бөтенләй сизрәү Сизри төшү Тагын да ныграк сизрәү; бераз сизрәү. Минем матбагамда басыла торган газета, журналлар белән китаплар гына түгел, афишалар белән гади листовкалар да шундый кәгазьдә басылсыннар: бер кырыйларыннан тотып торган чагында, алар калай такта шикелле ялтырап, катып торсыннар, бөгелмәсеннәр, сынмасын, сәлперәп-сизрәп төшмәсеннәр, ди торган иде. Гасырлар авазы |