СИЗЕНҮ ф. кайт. юн. 1) Ният, сер һ.б.ш.ны беркадәр белеп, аңлап алу; чамалау; өлешчә сизеп тору. Ни уйлаганнарын сизенәм. Кызыксыналар, шикләнәләр. Ә.Хәсәнов. Халык күзенә чалынмаска тырышалар, шулай да күпләр хикмәтнең асылын сизенә. Ә.Моталлапов. Безнең кай тирәдә югалганны сизенә ул. К.Кәримов 2) Абайлап алу. Ул үзенең төзәтеп булмастай зур ялгыш эшләвен сизенеп, каушап китте. Г. Бәширов Сизенә бару Тагын да ныграк сизенү. Көн үткән саен күбрәк сизенә бардым, сизенгән саен нәфрәтем артты. И.Гази Сизенә башлау Чамалау, беркадәр сизенү. Шуннан соң дию пәрие сизенә башлый. Әкият. Берсе икенчесенең сүзләрен кабатлауларыннан алар сөйләшер темалары беткәнлеген сизенә башладылар. Ф.Яхин Сизенә килү Электән үк, күптәннән сизенү. Сизенә килде Нияз, тик берни эшли алмады. Кызыл таң Сизенә төшү Бераз сизенү; күбрәк сизенү. Теге тыныч кына, инде нидер сизенә төшеп, ихтимал, хатынының тавышын искәрептер, бераз дулкынланып җавап бирә икән. Г.Бәширов. Хәзер мин тагын да сизенә төштем, хәйләңне аңладым. Казан утлары Сизенеп алу Тиз арада сизенү. Фатыйманың бу яшерен эшен әбисе белән бабасы сизенеп ала, «тыятырга» җибәрмиләр. Р.Батулла. Алар эшче яшьләрнең тулай торагына урнашып яши башлаган көннәрендә үк, минут эчендә сизенеп алып, бүлмәдәш кызларына дус егетләре кунакка килде. Ф.Яхин Сизенеп тору Һәрвакыт, гел сизенү; хәзер, сөйләү моментында сизенү. Бераздан Муса хәтта аякларына махсус киез аслы туфли кигән надзирательләрнең, мәче сыман йомшак кына басып, ишек турыннан үтеп йөргәннәренә кадәр сизенеп тора башлый. Р.Мостафин. Кара, эте ничек сизенеп тора барысын да! Ф.Яхин |