СИЗЕМЛӘ’Ү ф. Якынча сизү, чамалау; сизә-сизенә башлау. Тормыш шартлары, яшәү күренешләре көнләп-сәгатьләп үзгәреп торса да, бу бөек төшенчәләр – мәңгелек, һәм шушы мәңгелеккә тугры кешеләр генә үзгәрешләрне халык белән бергә сиземли алалар. А.Гыйләҗев. Әнисе кызының йөзенә, күзләренә, тал чыбыгыдай сыгылмалы гәүдәсенә бәреп чыккан афәтне сиземли, сөйләргә мәҗбүр итә. Т.Галиуллин Сиземләп алу Бик тиз сиземләү. Шулай да гомеремдә беренче тапкыр кеше дигән җан иясенең искиткеч нәзберек, искиткеч катлаулы, аңлашылмас рәвештә аяу җанлы икәнен сиземләп алдым. В.Юныс. Чикерткәләр корбанын (яки ризыгын) озын мыек очы белән сиземләп ала һәм эләктерә, ә саранчага зур һәм яхшы күрә торган күзләре ярдәм итә. Безнең гәҗит Сиземләп калу Сиземләргә өлгерү Сиземләп тору Һәрдаим сиземләү. Заманының бөтен эзәрлекләү механизмын үзендә тоемлап-сиземләп торган әдипнең башына тай типмәгән ләбаса! Р.Әмирхан. Моның мәгънәсе бик тирән дип аңладым: дәрәҗәле командирлар Казан вакыты белән Мәскәү вакытының бердәм агышын, тынычлык кыйммәтен, утлы корал белән шаярырга ярамаганлыгын һәрвакыт тоеп-сиземләп торсыннар! Татарстан яшьләре Сиземли башлау Сиземләү, тою, аңлау барлыкка килү. Бер сәгать уздымы, бер гасырмы – берзаман хатын нәрсәдер тоя, нәрсәдер сиземли башлады. М.Яһудин. Әлеге үзгәрешләрнең үз файдама булачагын сиземли башладым бит, егетләр. Ватаным Татарстан Сиземли төшү Тагын да ныграк сиземләү; бераз сиземләү |