СИЗЕЛҮ ф. 1) төш. юн. к. сизү

2) Тою органнары аша тышкы тәэсир кабул ителү. Ачык тәрәзәдән җылы җил бәрелгәне сизелә. И.Хуҗин

3) Төрле тышкы билгеләрдән беленү, күренү, аңлашылу. Аның тавышында җиңелчә генә калтырау һәм ясалма зарлану сизелә иде. Ф.Әмирхан. Кардиналлар арасында курку да, ризасызлык та сизелә. Р.Батулла

4) Беленү, ачылу, фаш булу (сер, хәйлә һ.б.ш. тур.). Кайда соң бу Зөләйха ханым, күренми, сизелгәнче тизрәк сызасы иде бит. М.Фәйзи. Либреттоны тыңлаган вакытта, берничә җитди кимчелеге сизелде. М.Җәлил

Сизелә бару Торган саен ныграк сизелү. Гомер узган саен, Тукайның кыйммәте ныграк сизелә бара, ул безгә ел саен якыная, халыкның аңа мәхәббәте көчәя бара. Г.Бәширов. Шул ук вакытта аларда рус теленең татар теленә тәэсире сизелә бара. Р.Йосыпов

Сизелә башлау Сизелергә тотыну. Фәгыйлә апа җырларга тотынгач, шундук дәртле бер җанлану сизелә башлады. Н.Фәттах. Болай да чырае чытыла башлаган судьяның шул ук чыраенда җирәнү галәмәте сизелә башлаган иде. Ф.Баттал

Сизелә килү Күптәннән бирле, электән үк сизелү. Егетләрнең кыңгыр эшләре соңгы елларда сизелә килде, тик беркем дә каршы төшә алмады. Г.Ибраһимов

Сизелә тору Әледән-әле сизелү

Сизелә төшү Тагын да ныграк сизелү. Булганны яшереп булмый ул: кызының көмәнле булуы тагын да сизелә төште. Сөембикә

Сизелеп кую Аз гына сизелү. Больница янында гел басынкыланып калган иде, ә хәзер аның тавышында чаялык сизелеп куйды. Р.Вәлиев. Ләкин шул сүзләр арасына урыс та, татар да аңламый торган сүзләрнең дә килеп кысылганлыгы сизелеп куя. Ф.Баттал

Сизелеп тору Һәрдаим сизелү; озак вакыт дәвамында сизелү. Иҗадилык аның һәр эш-гамәлендә, һәр шигъри юлында сизелеп тора. Х.Миңнегулов. Гаиләнең ипи-сөткә тилмереп яшәмәве әллә каян сизелеп тора. М.Афзалова



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә