СИЗЕЛЕРЛЕК с. 1. Сизәрлек; шактый; игътибарны җәлеп итәрлек. Ул сизелерлек сәрхуш бугай, безнең баркастан сузылган чалканы тумбага элгәндә, нәрсәгәдер абынып, чүт егылмады. С.Сабиров. Бу уйнап кына башланган хәрби сәфәрнең Урда өчен сизелерлек югалту белән тәмамлануында Мамайның бер катнашы да юк иде. М.Әмирханов 2. рәв. мәгъ. Күзгә күренеп, шактый, аермасы күренерлек дәрәҗәдә. Малай кинәт кенә үскән кебек булып, тереләнгән, сизелерлек әйбәтләнгән. Х.Камалов. Кысан машинада оеган идеме, уң аягына сизелерлек аксап бераз йөренде дә күн чабатасын салмый гына брезент читенә кырын ятты. К.Кәримов |