СИЗДЕРҮ ф. йөкл. юн. 1) Сизәргә (2, 4 мәгъ.), белергә мөмкинлек бирү. Күрешкәндә, салкынлыгын сиздерү өчен ахры, бармак очларын гына сузган Сәгыйдә дә кинәт ачылып китте. Г.Галиева. Кешедән калышу, эшеңнең рәте-чираты булмавын сиздерү – бик зур оят. З.Мурсиев

2) Ниндидер күренмәгән сыйфатларны, билгеләрне белдерү, күрсәтү, ачу. Көннәр үткән саен, авырту үзен ныграк сиздерә кебек. Ф.Яруллин. Кар-бураннары, салкын көннәре белән кыш үзенең китәсе килмәвен сиздерә иде безгә. Сөембикә

3) Теләк, ният, уй һ.б.ш.ларны читләтеп кенә аңлату, өлешчә генә белдерү. Гаяз, җавап көткәнен сиздереп, бераз тукталып торды. М.Әмир. Ә кияү дигәне Маһирәсенә күз ташлап, сүзнең никах турында икәнен сиздерү өчен: «Сөенечләр уртак булсын», – дип елмайды. Г.Галиева

Сиздерә бару Торган саен ныграк сиздерү. – Ашыкма син, хисләреңне әкренләп сиздерә бар, – дияр иде әбием. Г.Галиева

Сиздерә башлау Сиздерүгә табан үзгәрү. Көн үткән саен, ялгызлык үзен ныграк сиздерә башлады. Ә.Еники. Кайда ялган бар, анда намус төшенчәсе, намус тойгысы үзен югалта яисә барлыгын бөтен көченә сиздерә башлый. Ф.Яхин

Сиздерә килү Күптәннән бирле сиздерү. Вакытында Деникинга каршы сугышкан гаскәрләрдә шәфкать туташы булып йөргән бу кыз композитор егеткә булган хисләрен яшертен генә сиздерә килде бугай. Р.Низамиев. Үземнең моңа каршы булуымны мин ел дәвамында сиздерә килдем. Заман сулышы

Сиздерә тору Вакыт-вакыт сиздерү. Староста моны кичермәде. Әледән-әле дошманлыгын сиздерә торды. Т.Нәбиуллин

Сиздерә төшү Тагын да ныграк сиздерү; бераз гына сиздерү. Торган саен ялгызлык үзен сиздерә төшә икән шул. И.Нуруллин

Сиздереп кую Аз гына, бер тапкыр сиздерү. Ул арада, зәһәр үкереп, теге җан иясе үзенең барлыгын сиздереп тә куйды. Г.Гыйльманов

Сиздереп тору Һәрдаим сиздерү; әледән-әле сиздерү; хәзер, сөйләү моментында сиздерү. Алар аның ак һәм чиста, холкының тигезлеген, сабырлыкта камиллеген сиздереп торган калку бит очыннан йөгереп төшәргә тиеш иделәр, әмма озын кара керфекләренә эленеп калудан уза алмадылар. Ф.Яхин. Маңгаеннан чыккан бөрчек-бөрчек тир тамчылары, үзеннән аңкып торган аракы исе Саматның эчке халәтен әллә каян сиздереп тора. Ватаным Татарстан



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә