СИЗДЕ’РМӘСТӘН рәв. 1) Сиздермичә, белдермичә, әйтмичә; качып, яшереп. Ул сиздермәстән һөҗүм итмәсен өчен, лагерьны арбалар, казыктан, чыбыктан үрелгән читәннәр белән уратып алалар. З.Мурсиев. Сиздермәстән барып керергә тиеш идек. М.Яһудин 2) Сизелмичә (вакыт, гомер узу һ.б. тур.). Яшь вакыт – чәчәк вакыт: сиздермәстән әнә шулай узар да китәр. Г. Бәширов |