СИЗГЕРЛӘНҮ ф. 1) Сизгергә әйләнү, сизгер булып китү. Дәрт-дәрманы артып кына калмыйча, хисләренә кадәр сизгерләнә, нечкәрә аның. М.Хәсәнов. Чөнки ул чакта аның зиһене кылны кырыкка ярырлык булып сизгерләнә, хисләре нечкәрә, дәрт-дәрманы ургылып чыга. Ф.Садриев

2) Сизгерлек күрсәтү. Куркыныч килер алдыннан, тойгылар шулай сизгерләнә. М.Юныс

Сизгерләнә бару Торган саен ныграк сизгерләнү. Үзем дә су тәменә сизгерләнә барам. Ш.Маннапов

Сизгерләнә төшү Тагын да сизгерләнү. Олыгайган саен, тагын да сизгерләнә төштем бугай мин. Г.Ахунов

Сизгерләнеп бетү Тәмам сизгерләнү. Ауга йөри-йөри, этем тәмам сизгерләнеп бетте. Ватаным Татарстан

Сизгерләнеп китү Соңгы вакытта сизгерләнү. Хәзер җыр тыңлаганда да, шигырь укыганда да, аның күңеле кузгалып, зиһене сизгерләнеп китә. М.Маликова



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә