СИЗГЕР с. 1) Сизү тойгылары һәм хисе үткен, яхшы булган; тиз сизүчән. – Әйдә, алай булгач. – Сизгер күңелле кыз Ирекнең кыенсынганын тойды. Р.Хәбибуллина. Бу яктан язучылар – иң сизгер, иң нечкә тоемлы халык. Р.Низамиев. Гафур йокыга сизгер иде, тиз уянды. Н.Гыйматдинова 2) Уяу. Кырыс тормыш сизгер булырга өйрәткән: без шып итеп туктап калдык. Ә.Салах. Гариф Ахунов тел бизәкләренә ифрат сизгер шәхес иде. Т.Галиуллин 3) Нечкә күңелле, хискә бирелүчән, хисләрне аңлаучан. Шуның өстенә хатын-кызның үтә сизгер йөрәге күп нәрсәне ялгышмый тоя бит. Г.Әпсәләмов. Ул иң элек әдәбият алдында тормыш үзе куйган мөһим бурычларны үз вакытында тотып ала торган сизгер күңелле язучы буларак танылды. Р.Зарипова |