СИДЕК и. физиол. Кеше һәм хайваннар организмыннан бөер аша бүленеп чыга торган сыекча; бәвел. Ай буена хәмер, тәмәке, сидек, косык һәм башка яман исләргә күмелеп яшәгән бүлмә тиз генә адәм рәтенә керергә ашыкмый иде. М.Кәбиров. Таш-бетон панельләрдән җыеп салынган терлек абзарының волейбол мәйданы чаклы ишекләрен ачып керүгә, төче силос, әче сидек исе белән туенган җылымса һава борынга бәрелде. А.Вергазов



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә