СИГНАЛИЗА’ЦИЯ и. фр. 1) Сигнал (1 мәгъ.) тапшыру хезмәте, сигнал ярдәмендә хәбәр бирү эше. Ә мин, сигнализация тавышлары яңгыраган саен, сикереп торам да балконга йөгерәм. Д.Гыйсметдин. – Тә-әк, – диде Нургали, машинага карап, – беренче эш итеп сигнализация проводын өзәргә кирәк. Г.Галиев

2) Сигналлар (1 мәгъ.) системасы. Диңгез сигнализациясен өйрәнү

3) Сигнал җайланмалары-аппаратлары системасы. Тимер ишек тә куелмаган, сигнализация дә юк. М.Кәбиров. Каравылчы штатын кыскарттылар, барлык кибетләр төнгелеккә күзәтчесез калды. Сигнализация көйләү хәстәрен күрмиләр. Ә.Моталлапов



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә