СИГНАЛ и. лат. 1) Төрлечә хәбәр тапшыру-белдерү өчен кулланыла торган шартлы элемтә чарасы. Яктылык сигналы. Механик сигнал. Автомобильнең сигнал уты

2) Шул чарадан файдаланып бирелә торган шартлы хәбәр, шартлы команда. Галимҗан ага Нигъмәти карандаш төпчеген ыштан бөрмәсенә яшерергә өлгермәде, күрше дивардан чакыру сигналы чирттеләр. И.Салахов. Кабинадан башын сузган шофёр озын итеп сигнал бирде. Л.Шафикова

3) Гомумән, берәр төрле хәбәр, боерык, чакыру. Әгәр кинәт сигнал була калса, Без һәммәбез торып китәрбез. Х.Туфан

4) махс. Берәр нәрсәнең булуын-яшәвен, хәрәкәтен белдергән-күрсәткән билге; аның организмга яки аппаратка тәэсир итү чагылышы. Шулай да миенең кайсыдыр почмагында исән калган күзәнәк исәнләшергә кирәген искә төшереп сигнал биреп тора. Р.Зәйдулла

5) Берәр җитешсезлек турындагы кисәтүле хәбәр. Якуп, сезнең эшегездә ниндидер чатаклыклар бар икән бит. Шул турыда сигналлар да бар. Р.Ишморат



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә