СИГЕ’ЗЬЕЛЛЫК с. 1. 1) Тулы булмаган гомуми урта белем бирә торган (мәктәп тур.). Ә менә нигә: колхозның балалар бакчасы юк, безнең балалар үстерәсебез килә. Аннары: колхоз үзәгендә сигезьеллык мәктәп. М.Мәһдиев. Үзебезнең авылда – башлангыч, күрше Шәңгәлчедә – сигезьеллык, Түбән Камада урта мәктәп тәмамлаганнан соң, мин башта – Казанга, аннары Мәскәүгә укырга китеп бардым. Р.Вәлиев 2) Сигез елга планлаштырылган, билгеләнгән, исәпләнгән (план, бурыч һ.б.). Үткән сигезьеллык зур уңышлар, нәтиҗәләр белән тарихка кереп калды. Ватаным Татарстан 2. и. мәгъ. 1) Сигез елдан торган чор, вакыт аралыгы 2) Сигез еллык мәктәп. Рәмзи – сигезьеллыкны мактау кәгазе алып тәмамлаган малай. Г.Бәширов |