СИГЕЗЛЕ с. 1. 1) 8 санын белдерә торган. Анда чәчәкләр арасыннан шат елмаешып торучы хатын-кыз рәсемнәре һәм буйдан-буйга сузылган сигезле саны бар иде. Л.Хәмидуллин 2) Шул үлчәмдәге зурлыкны белдерә торган. Бүгенге яшь укучы (әгәр ул минем бу әсәремне укыса) өчен аңлатып үтим: чалгылар авыл халкында шулай йөртелә – алтылы, җиделе, сигезле. Ягъни алтмыш, җитмеш, сиксән сантиметрлы. М.Мәһдиев. Иң беренче булып сигезле чалгысы белән Хуҗа абый кереп китә, аннан Миңнулла, Гыйниятулла, Хөсәен абыйлар – барлыгы егерме дүрт кеше. Р.Газиз 2. и. мәгъ. 1) 8 цифры. Сигезлене матур итеп яза белмәү. Гарәп һәм рим цифрлары системаларында сигезленең төрлечә күрсәтелүе 2) Уен карталарында сигезенче номер белән белдерелә торган карта. Борчылма [тугызлы], үкчәң белән сигезлене рәхәтләнеп изә аласың – күрәсеңме, син дә властьта, җанашым! А.Әхмәтгалиева |