СИГЕЗЛӘП сан 1. Якынча сигез булуны белдергән чама саны. Әлегә аяз торган көннәрнең кадерен белеп, берьюлы сигезләп комбайн уракка төшкән. А.Хәсәнов. Бүгенге көндә аның төрледән-төрле сигезләп гармуны бар. Т.Нәҗмиев 2. рәв. мәгъ. 1) Сигез зат бергәләп, сигезе берьюлы. Сигезләп янгынчы мин төшәсе урынга таба җәймә тотып йөгерә... Р.Батулла 2) Сигез итеп, сигездән. Сигезләп ишкән чыбыркы |