СИГЕЗЕНЧЕ сан 1. Бер-бер артлы санаганда, урыны җиде белән тугыз арасында булуны белдергән тәртип саны. Барыс елының сигезенче ае, икенче көне иде. Н.Фәттах. Ә мин менә инде сигезенче тәүлек тынчу карцерда җәфаланам. И.Салахов 2. и. мәгъ. Нәрсәнең дә булса шуңа туры килгән үлчәмен, номерын яисә кемнең дә булса мәктәптә укыган сыйныфын белдерә. 12 нче мәктәпкә килеп төпләнгәч, сигезенчеләр дә, Мишәр Кәбәй дип, аның күзен дә ачтырмыйлар, шундыйрак бер кәмит күрсәтергә ниятлиләр. К.Миңлебаев. Мәктәптә исә гаҗәеп тынлык: сигезенчеләр белән унынчыларның чыгарылыш имтиханнары. Г.Якупова |