СИГЕЗӘ’Ү сан 1. Барысы, барлыгы сигез булуны белдергән җыю саны. Назыймнарның үз алмагачлары да бар, сигезәү хәтта. М.Хуҗин. Рустик баскан урынында кыбырсына башлады, чөнки кәгазьләр – тугыз, ә кызлар сигезәү генә. Х.Ширмән

2. рәв. мәгъ. Сигез зат бергәләп, сигезе берьюлы. Бер палатада сигезәү яттык бит без ул вакытта. И.Нуруллин. Ике кешелек кенә чанага алтау да, сигезәү дә менеп төялгәннәр. А.Хәсәнов



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә