СИГЕЗӘР сан Сигез-сигез итеп бүленүне, һәрберсенә сигезәр тиюне белдергән бүлү саны. – Гариф исемле егет – менә шушы егет инде ул! Сигезәр потлы капчыкларны уйнатып ала торган егет, – диде [Хөснеттин]. Ш.Камал. Шул йола искә төшкәч, мин дә балконда бөкрәеп әйбер ала яздым, тик аяк астымда сигезәр килолы гантельләр генә иде. М.Мәһдиев



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә