СИГЕЗАЯК и. зоол. Башаяклы моллюскларның бер төре булган көчле зур сигез капшавычлы ерткыч диңгез хайваны; спрут. Диңгез төбендә шар күзле, юан, салмак-ваемсыз балыклар, кыслалар, краблар, йолдызлар, еланбалык, сигезаяк һәм меңләгән кабырчыклар, әкәм-төкәмнәр яши. Р.Батулла. Кинәт куркыныч туганда, сигезаяк, кальмар яки каракатица биздән чыккан сыекчаны, кара яки көрән болыт рәвешендә, бүрәнкә аша тышка бөрки һәм үзенә ташланган дошманыннан кача. Биология



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә