СИГЕЗ сан 1) Җидедән соң килеп, 8 санын, микъдарын һәм цифрын белдерә. Сигез сыер асраганчы, симез сыер асра. Мәкаль. Сигез каралтыдан берьюлы ургылып чыккан аклы-каралы төтен бер-берсе белән янәшә диярлек утырган тирә-як авыллардан да үзенә кешеләр чакырырга тотынды. А.Гыйләҗев

2) Сигез яшь. Менә ул, нибары сигезе тулып, тугызга чыгып килгән Канәгать Сибгатуллин абзагыз, берүзе дип әйтерлек, уналты сутый бакчаны күмдереп чыкты. А.Хәлим

3) сигезе. Сигезенче число; календарь аеның сигезенче көне. Бишесе, алтысы, җидесе, сигезе ял иде. М.Мәһдиев. Мәҗлес майның сигезенә туры килде. Ватаным Татарстан

Сигез көтә тугыз кат Бик еш (кабатлану, булып тору тур.)



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә