СИГӘК с. 1) Боелыгын тота алмаган яки йоклаганда астына сия торган. Ә кендек кыска яки озын киселсә, бала сигәк була, дигән ышану бармы? Фольклор практикасы. Кайсы дебил, сигәк, юләр – андыйларны эшкә алырга да теләмиләр, «кәҗә билеты»н карагач. Безнең гәҗит 2) сөйл. Хурлап, ачуланып, тиргәп әйтелә торган сүз. Икенче көнне Шәмсия, сөенечен уртаклашырга теләп, үзалдына сөйләнә: --- Казаннан зимлямир килеп, бакчаларымны үлчәп китте, Сигәк Хәсәнне Себергә кудырып, бәрәңге җирләрен миңа бирдерәм, диде ---. К.Кәримов. Шул сигәк марҗаңны һаман да оныта алмадың инде! Ватаным Татарстан |