СИБҮ ф. 1) Бөртекле яки вак кисәкле нәрсәләрне чәчеп тарату. Сөннәт беткәч, бабай, хәл белер өчен, тагы әүвәлге йортка бара: «Менә тәти булган, углым», – дип, акырган балага тагы черегене сибеп, тагы чәй эчеп, тагы икмәк алып китә иде. Г.Исхакый. Юлда иртән тузан сибеп уйный углан. Х.Туфан

2) Бөртекле тәмләткечләрне ашамлык өстенә бераз гына салу, аңа кушу. Икмәгемә сибә алам ятлар тозын, Үз бәгъремне кәбаб итеп капсам гына. Х.Туфан. Каты пешкән икешәр йомыркага тоз сибеп, коймак белән ашадылар. А.Тимергалин

3) Бөртекле яки вак кисәкле азыкны кош-кортка бирү, таратып салу. Ул икенче чиләктәге бүрттерелгән борчакны учлап ала да сибә, учлап ала да сибә. Г.Рәхим. Хатыны абзарда тавыкларга җим сибә иде ахрысы, мине күрүгә, йөзен борды. Р.Зәйдулла

4) Сыеклыкларны бөркү. Яңгыр явып торганда, Иртән-иртүк торган да, Сулар сибә суганга, Сәбәп кирәк булганга. Х.Туфан. Хәзер аңа ниндидер бер җылы сүз әйтү янган йөрәккә бензин сибү кебек кенә булачак. С.Поварисов

5) Нур, ис һ.б.ш.ларны тарату, чыгару, бөркү. Яхшы ил син, Иран, мин беләм. Ал гөлләрең хуш ис сибеп утыра, Сөйләп миңа синең турында. Х.Туфан. Гел елмаеп кына, якты нурлар сибеп тора торган Нургалием үтә моңсу, сагышлы моңсу гына түгел, әллә нинди кайгы катнаш моң иде аңарда. Г.Галиева

6) сөйл. Яву (яңгыр, кар тур.). Бигрәк тә көзге яңгырларда, кыеклап сипкән яңгыр тәрәзәсез төньяк стенаны урын-турын чылатып куйган булса, йорт моңлы була. М.Мәһдиев

7) күч. Чамасыз күп сарыф итү, күпләп өләшү-тарату. --- хатыны янда чакта, акчаны уңга-сулга сибәргә яраткан Ренат, ялгыз йөргәндә, бер тиен өчен канга-кан килә иде. А.Гыйләҗев. Ә берәүләр акчаны казинода, уен автоматларында сибә. З.Мәхмүди

8) күч. Берьюлы күп коралдан яки өзлексез рәвештә ату. Пах! – Рамазан мылтыктан әле бер, әле икенче якка сипте. Х.Ибраһим

9) күч. сөйл. Бик оста, җитез, матур итеп җырлау, бию, музыка уйнау һ.б.ш. Кайбер шаянрак кызлар шыпырт кына җырны болай дип тә сибәләр. М.Мәһдиев. «Яратам» дигән сүзне борчак урынына сипте Алмабикә. С.Поварисов

10) күч. сөйл. Оялмыйча, тартынмыйча сөйләү; уйламыйчарак артык күп сөйләү; ялганлау. Тыштан ялтырап исәнләшә, аны өнәгән, хуп күргән сүзләр сибә, әмма артта бөтенләй башка төрле иде. Х.Камалов. Ә мин, дорфа кызыкай, уйлап та тормастан, аңа юләр сүзләремне сиптем. Л.Хөсәенова

Сибә бару Бер-бер артлы эзлекле рәвештә сибү. Юлда кыйммәтле ташларны сибә бара, кызлар шуны җыеп калалар. Әкият. Утыртылган берсенә, шиңмәсен өчен, су сибә бардылар. А.Алиш

Сибә башлау Сибәргә тотыну. [Дошман] кинәт пулемёттан сибә башлый. И.Гази. – Абзар янында гына ут яккансыз, пожар чыгарасыз бит, малай актыклары! – дип сөйләнә-сөйләнә, учагыбызга туфрак сибә башлады. Р.Гариф

Сибә бирү Бернигә дә карамый сибүен дәвам итү. – Акча түләп яллаганмыни, түшен киереп баскан да Бикташтан бакчаларына безнең мичкәдән шабыр-шобыр су сиптертә! – Соң үзе риза икән, сибә бирсен! М.Маликова

Сибә тору Һаман сибүен дәвам итү. Шулай да «хәзерге яшьләр бозык» дигәнрәк сүзләрне тагын бик озак һәм пычрак су сымак туктаусыз сибә тордылар. Ә.Баян

Сибеп бетерү Беткәнче сибү; бик күп сибү. Өч чиләк бензинның тамчысын да калдырмыйча, елый-елый сибеп бетергәч, кочак-кочак күтәреп, өйнең дүрт ягына да салам ташыды. Н.Гыйматдинова

Сибеп җибәрү Кинәт сибү. Әмма ул [Зөфәр] дәшмәде, савыттан чеметеп кенә тоз алып, шулпасына сибеп җибәрде. А.Гыйләҗев. --- саранлансам, юлым уңмас дип, чирәмгә куш учы белән кызыл билле прәннек сибеп җибәрде [Габбас мулла]. Г.Ахунов

Сибеп кую Алдан сибү; бер мәртәбә сибү; тиз генә сибү. Мирсәетне бүлдереп, шунда берәве ярага тоз сибеп куймасынмы. Р.Мөхәммәдиев. Шул Сәмәрия ихатасына тоз сибеп куйганнар микән – бөтенесе дә шунда җыелыша. Р.Камал

Сибеп ташлау Тиз арада яки кинәттән сибү. Нурия, батырлыгын җыеп, бер әйтүдә, пулемёттан сиптергән төсле, сүзен сибеп ташлады. Г.Ахунов

Сибеп тору Даими рәвештә, озак кына яки сөйләү моментында сибү. Кысык Минҗан дөрләп янган утка керосин сибеп тора. Г.Ахунов. Ак күлмәк, чәчкәле галстук аның йөзенә матурлык нуры сибеп тора кебек. С.Поварисов



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә