СИБЕЛҮ ф. 1) төш. юн. к. сибү (1 – 8 мәгъ.). Кырларга ашлама сибелә

2) Тәртипсез таралып коелу, чәчелү. Сибелә чәчәк, җилләр лә искәндә, Өзелә үзәк, исләремә төшкәндә. Җыр. Алмагач чәчәге сибелә, Җирләргә сибелә җилләрдә. Х.Туфан. Чәчәкләрнең җилдән сибелгәнен күргәнегез бармы? Ә.Еники

3) Чыгып таралу, бөркелү (нур, ис һ.б.ш. тур.). Керфекләре сирпелде, Йөзенә нур сибелде. Х.Туфан. Көнчыгыштан көлтә-көлтә алтын нурлар сибелә. И.Салахов. Тоныксу шәм ялкыны диварларга сибелә... Н.Гыйматдинова

4) Таралышу, төрле якка китү. Кичке ярауда урамга чыгып сибелгән балаларның тавышлары ишетелә башлады. А.Гыйләҗев. Хафиз, әниләренең килгәнен күреп, үзе тиз генә кузлага күчте, малайлар чебешләр кеби читкә сибелделәр. Г.Галиева

Сибелә бару Торган саен күбрәк сибелү

Сибелә башлау Сибелергә тотыну. Пулемёттан чыккан пулялар читкә сибелә башлый. З.Зәйнуллин. Тукталышта трамвай көткән кешеләр, ниндидер ташкыннан өркегән җәнлекләр шикелле, тирә-якка сибелә башладылар ---. Х.Ширмән

Сибелә тору Сибелүе дәвам итү. Бармаклары кәгазь өстеннән шома гына шуган кебек, сүзләре дә залга тоткарлыксыз сибелә торды. Ә.Баян

Сибелеп бетү Тәмам, барысы да сибелү. Билгеле инде, фашист армиясе үзенең бөтен ут һәм тимер көче белән искәртмәстән бәреп кергәч, батальонның коралсыз солдатлары ихтыярсыз, сарык көтүедәй, тирә-якка сибелеп бетәләр. Ә.Еники. Коралдан түгел, аның усал йөзеннән, кан баскан күзләреннән куркып, тирә-якка сибелеп беттеләр. Н.Фәттах

Сибелеп китү Кисәк сибелү. Озак та үтмәс, сары газ лампалары сыман яп-якты каштан яфраклары бөтен җир өстенә сибелеп китәчәк. Г.Рәхим. Ялгыш сибелеп киткән сәйләннәрдәй, үләннәргә тамчы ятып көлә. Л.Исхакова

Сибелеп тору Озак вакыт дәвамында, әледән-әле яки хәзер сибелү. Бик матурсың, йөзләреңнән нур сибелеп тора. Л.Шафикова

Сибелеп яту сөйл. Сибелгән хәлдә булу. Бакый ага, үзенә багышланган тарихи миссияне тоеп, анда-монда сибелеп яткан ташларны җыйды да, билгеле бер тәртипкә китереп, милли сынлы сәнгатьнең гаҗәп диварын корды. Р.Фәйзуллин. Быел яңа келәт торгызырга уйлаган идем, әзер бүрәнәләрем капка төбендә сибелеп ята. Н.Гыйматдинова



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә