СИБӘЛӘ’Ү ф. 1) Кат-кат сибү, тарату, чәчү (бөртекле яки вак нәрсәләр тур.). Хәзер умач та уган юк инде юньләп. Онны шул көенә генә сибәлим ашка. З.Зәйнуллин

2) Җиңелчә генә яву. Сибәли дә юа яңгыр йөзен гөлнең. Х.Туфан. Җан көйдереп вак яңгыр сибәли. А.Гыйләҗев. Тик яңгыр һаман сибәли бит, каһәр. Р.Зәйдулла

Сибәләп алу Аз гына сибәләү. Кем әйтмешли, җырчылар да үз вакытында җырлап, яңгыр да үз вакытында сибәләп алды. И.Шәрипова

Сибәләп китү Бераз сибәләп туктау. Арыш арасында бертуктаусыз чикерткәләр сайрый, әллә нинди кошлар сайрый торган иде, үзенә бер тавыш чыгарып, әкрен генә, талгын гына башаклар чайкала, кояш кыздыра торган иде, кайчакларда яңгыры да сибәләп китәр иде. Н.Фәттах. Бөтен дөньяны томалап килгән яңгырның тиз генә сибәләп китмәсен белгән шикелле, күз яшьләремнең дә тиз генә кипмәсен мин чамалый идем. М.Кәбиров

Сибәләп тору Күпмедер вакыт, бик озак, даими яки сөйләү моментында сибәләү. Кич шактый салкын, һава болытлы, вак яңгыр сибәләп тора. Ш.Камал. Яңгыр һаман пычтыр-пычтыр сибәләп торды. А.Гыйләҗев. Бүген иртәдән үк яңгыр сибәләп тора менә. Р.Зәйдулла

Сибәли башлау Сибәләргә тотыну. Төштән соң, эш бетәргә бер-ике сәгать каларак, күк йөзен бөдрә болыт каплады, кыйгач бәреп, җылы яңгыр сибәли башлады. С.Сабиров. --- хәерчегә җил каршы, дигәндәй, җитмәсә, күңелләргә шом салып, ямьсез саргылт яңгыры сибәли башлый. Т.Галиуллин

Сибәли бирү Һаман сибәләвен дәвам итү. Урамда караңгы төшеп килә, тирә-як акрынлап билгесезлеккә күмелә, җитмәсә, яңгыры да туктамый, һаман сибәли бирә. Л.Габдрахманова



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә