СИА’М ИГЕЗӘКЛӘРЕ и. күпл. Бер күкәйдә яралып, эмбрион вакытында аерылып бетәргә өлгермәгән, кайбер әгъзалары уртак игезәкләр. Явыз хатыннан аерылу ул – сиам игезәкләрен хирург пычагы белән кисүгә тиң, валлаһи газыйм! Д.Гыйсметдин. Тарихтан, әдәби әсәрләрдән үткән гасырларда туган сиам игезәкләрен, өч күзле, койрыклы кешеләрне беләбез. Татарстан яшьләре ◊ Сиам игезәкләредәй к. сиам игезәкләре кебек. Сиам игезәкләредәй бер-берсенә сыланган кешеләр тынгысызландылар: автобусның әле бер башында, әле икенче очында шырпыдай дөртләп ызгыш кабынды. Ф.Җамалетдинова. Сиам игезәкләре кебек Берсеннән берсе аерылмый торган; бик якын. Алар, сиам игезәкләре кебек, бер-берсе белән үзара тыгыз мөнәсәбәттә. Х.Миңнегулов. Икътисад белән сәясәт, сиам игезәкләре кебек, бер-берсенә береккән әйберләр. Ватаным Татарстан |