СИ и. ит. махс. 1) Музыкаль авазлар системасындагы соңгы, җиденче тон. Музыкада да төп тавышлар җидәү: до, ре, ми, фа, соль, ля, си. М.Мәһдиев 2) Музыка әлифбасындагы шушы тонны белдерә торган нота. Консерватория тәмамлаган тенор тавышлы җырчылар өчен авыр булып саналган югары ля, си, хәтта до ноталарын аның җиңел алуы истә калган. М.Макаров. Хет берәрегез беләме икән сидан соң килгән нота ни булганын? Ватаным Татарстан |