СЁРФИНГ и. ингл. 1) Махсус җиңел тактада бәрмә дулкыннар өстендә шуудан гыйбарәт спорт төре. Зур адреналин бирә торган куркыныч спорт төрләре арасында сёрфинг – алтынчы урында. Шәһри Казан. Сёрфинг – бүген яшьләр арасында танылган экстремаль шөгыль. Сөембикә 2) Дулкыннар өстеннән шуар өчен махсус такта. Телисең икән – Милли парктагы храм диварларындагы майя иероглифларын карап йөр, телисең икән – комлыкта аркаңны кояшта кыздыр, телисең икән – сёрфинг белән дулкын өстендә тибрәл, телисең икән – акваланг киеп, су астында кораллар арасында йөзеп йөр. Татарстан яшьләре |