СЁМГА и. бор. рус зоол. Сөләйман балыклар семьялыгыннан Атлантик океанның төньяк бассейннарында күпләп очрый торган кыйммәтле промысел балыгы; сөмбаш. Әйтик, тозланган сёмга балыгына һәм, гомумән, балык янына ак шәраб куела, ит белән киек янына – кызыл шәраб, ә кофе эчкәндә, ликёр белән коньяк муафикъ. Р.Мирхәйдәров. Сёмга (сөмбаш) балыгын кисәкләргә бүлеп, тоз һәм борыч сибеп, салкынча урынга куеп торабыз. Сөембикә. Шуны да белеп торыгыз: Норвегиядән китерелә торган сөмбаш (сёмга) сулыклардагы кечкенә генә ябык махсус корылмаларда үрчетелә. Ватаным Татарстан



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә