СЕ’ТКА и. рус сөйл. Азык-төлек һ.б.ш.лар салып йөртелә торган кечкенә ятьмә капчык рәвешендәге хуҗалык сумкасы. Берәве ашыгып килеп керә – ходавәндә, сеткасы тулы тавык! Р.Сәлим. Рафаэль эшеннән төрле ризыклар төялгән зур сетка күтәреп кайтты. Р.Мөхәммәдиев. Бирәм дигән колына – чыгарып куяр юлына, дигәндәй, шабашкадан баеп кайткан Торнаның кибеттән тулы сетка белән чыкканын күреп өлгердек. Ф.Дәүләтбаев



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә