СЕ’ССИЯ и. лат. 1) Төрле вәкиллекле орган, оешма һ.б.ш.ларның эшчәнлеге өлкәсендә билгеле бер сроктан соң даими рәвештә яки зарури очракта уздырыла торган җыелыш. Ягъни авыл советы сессиясендә каты тәнкыйть ителгән ферма мөдире Нургали --- тәнкыйть итүчеләргә күңеленнән рәхмәт укый башлый!.. Ә.Еники. Күпләгән четерекле мәсьәләләрне күтәрде бу сессия утырышы. Ә.Зарипов

2) Югары һәм махсус урта уку йортларында имтихан тапшыру чоры. Институтта уку елларында күп тапкыр, сәгатьләр буе китап-дәфтәр битләренә чумып, сессия, зачётларга әзерләнгәннәре бар аларның бу яшь бакчада. Г.Минский. Бәйрәмнәр, институтта сессия тәмамланды, студентларның килер чагы җитте. М.Маликова



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә