СЕРТИФИКАТ и. фр. 1) Билгеле бер фактны раслый торган документ (мәс., белем дәрәҗәсе, товар сыйфаты һ.б.). Мәктәп үзенең белем сертификатларын булдыра һәм шуның нигезендә белем таныклыклары бирә. И.Әмирхан. Аннары мине, сертификатым булмаган килеш, башка эшкә дә ала алмаячаклар инде. И.Кәримов. Сез курсларга йөрүчеләргә диплом яки сертификат бирәсез, димәк? Татарстан яшьләре 2) Билгеле күләмдәге акчаны алыштыра алырлык, ягъни күрсәтелгән суммага нәрсә дә булса алу, файдалану мөмкинлеге бирә торган документ. Әйтик, иң беренче көнне үк Мәскәү мэры урынбасары коляскалы инвалид баскетболчыларга бүләк сертификатлары таратты. Э.Фатыйхова. Юк, ветеранга торак өчен бары сертификат кына бирелә, акча исә йортны төзегән төзү оешмасына турыдан-туры күчерелә. Ватаным Татарстан 3) фин. Махсус заёмнарның облигациясе; дәүләт органнарының заём буенча финанс ягыннан җаваплылыгы |