СЕРПАНТИН и. лат. 1) Зур кичә, бал, маскарад һ.б.ш.ларда катнашучылар арасына атыла яки бизәү өчен эленә торган, ялтыравык төсле кәгазьләрдән ясалган озын тасма төргәге. Мөршидә белән Мәрьям, бер-берсен бүлә-бүлә, кабаланып тезә башладылар: – Ике бүлектән зур концерт! – Соңыннан милли уеннар, сәгать өчкә кадәр танцы! – Конфетти белән серпантиннар! Ә.Еники 2) Таулардан әйләнеп-әйләнеп, текә борылышлар ясап уза торган юл. Бу серпантинны тәҗрибәле машина йөртүчеләр дә яратмый. Казан утлары |