СЕРЛЕЛЕК и. Серле булу сыйфаты, хәле; серле нәрсәгә яки кешегә хас сыйфатлар. Анасы камның изгелеге, серлелеге алдында аның тәмам зиһене томаланды. Н.Фәттах. Кунак, тамак төбе белән генә көлеп, төсенә серлелек чыгарды. А.Гыйләҗев. Әмма күзләрендәге элеккеге наз бераз гына кимегән, күзләр тоныкланып киткән, карашларда ниндидер серлелек, яшерен сагыш бар. М.Мәһдиев |