СЕРЛЕЛӘНҮ ф. Серлегә әйләнү; аңлашылмас, сәер хәлгә килү. Бер караганда, ул элекке Галия, бер класста укып йөргән иптәш кыз булса, икенче күргәндә, бөтенләй ят кешегә әйләнә, серлеләнә, ерагая. Ф.Яруллин

Серлеләнә бару Торган саен серлеләнү

Серлеләнә төшү Бераз серлеләнү; тагын да серлеләнү. Җәмил биргән төргәк сере әбәт вакытында тагын да серлеләнә төште. Г.Гобәй

Серлеләнеп китү Соңгы араларда серлеләнү



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә