СЕРЛЕ с. 1. 1) Үзлекләре әлегә ачылмаган, танып беленмәгән. Болар барысы да Канәгать өчен серле китап укуга тиң иде. А.Хәлим. Әлбәттә, бу серле чәчәк шытсын өчен, кеше күңелен ниндидер шифалы сулар сугарып торырга тиештер, мөгаен... Р.Зәйдулла

2) Кешегә белдерергә ярамаган, яшерен. Сафия аның [егетнең] хәрәкәте, сүзләреннән аның белән Лутов арасында ниндидер серле мөнәсәбәт барлыгын сизенеп, шуны белергә тели. Г.Нигъмәти

3) Шомлы, шикле. Җир казучылар янында Галләм белән Архиповның сөйләшеп торулары аңа [Садыйкка] томанлы һәм йөрәк әрнеткеч серле булып күренә. Ш.Камал

4) Сәер; аңлавы-төшенүе кыен булган; башкалардан аерылып торган. Алмабикә дә бик чибәр иде. Уртача буй. --- Ак калфак. Муенса. Серле елмаю. Килешле йөрү. С.Поварисов. Ике серле карчыкның Санияләрдә яши башлавын Хәлимнең югалып йөрүе, Майяның үлеме белән бәйләүчеләр дә булды. Г.Гыйльманов

5) Хисле һәм шигъриятле. Тау буена бар син язның Серле, айлы кичендә. Ф.Кәрим. Зәңгәр күзләр елмаялар – Серле матурлык анда. Ә.Ерикәй

2. рәв. мәгъ. Бертөрле киная белән; башкача; хис белән. – Миңа кирәк имәс, – диде Исәнтәй серле пышылдап. – Барысын да сиңа... Н.Фәттах. Ишегалдына чыгу белән бабай, бакча башындагы мунчага таба серле генә ым кагып, эче тулып ашкан куанычын карчыгына сиздерәсе итте. Г.Галиева



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә