СЕРЛӘШҮ ф. Башкалардан яшереп, ишеттермичә, үзара гына сөйләшү. Кил әле, кун әле, Кулыма, Күбәләк! Серләшик әле без Бүген дә бергәләп. Х.Туфан. Йу белән алар серләшкән булганнар. Н.Фәттах Серләшә башлау Серләшергә керешү. Кара син аларны, шул арада серләшә дә башладылар. Г.Каюмов. Ул ара булмый, кызлар үз яңалыкларын, үз хәлләрен генә серләшә башлый. М.Вәлиев Серләшә бирү Бернигә дә карамый серләшүне дәвам итү. Ә зираттагы каеннар, берни дә булмагандай, купшы яфракларын кыштырдатып серләшә бирделәр. М.Мәһдиев Серләшеп алу Аз гына серләшү. Утыз биш ел буе аңлашып типкән йөрәкләр бер-берсенә сыенышып серләшеп алды: «Аңлыйм бит, картым, хәлеңне аңлыйм». А.Вергазов. Менә алар бер-берсе белән пышын-пышын гына серләшеп алдылар да, салам өстенә чүгәләп, бер мәлгә тын калдылар. Х.Ибраһим Серләшеп тору Сөйләү моментында серләшү; һәрдаим серләшү. Беркөнне шулай җил белән, дулкыннар һәм акчарлаклар белән серләшеп торганда, причал янындагы яссы палубалы баржа-плашкоут өстендә ашыгып әрле-бирле йөргән брезент киемле кешеләрне күреп алды ул. М.Маликова. Читтән караганда, алар серләшеп торган кешеләрне хәтерләтәләр. Г.Гыйльманов |