СЕРКӘЛЕ III с. 1) Серкә (III) салынган, кушылган (ризык тур.) 2) Серкә салып куелган, эчендә серкә булган (шешә һ.б.ш. савыт тур.). Тәрәзәне ачып, серкәле шешәсен урамга атты да кайгысын эченә йотты [Нурдидә]. А.Гыйләҗев. Таймасның калайны серкәле су белән юып йөргәнен исенә төшереп: «Кара син аны, серкәне бер дә күтәрми икән», – дип уйлады. А.Тимергалин |