СЕРКӘЛӘНҮ ф. бот. Үсемлектә: җимешлеккә (аналык органына) серкә (I) күчү. ...Арыш серкәләнгән көннәр иде. М.Мәһдиев. Чәчәк озак кына дәшми торды да нәзек кенә тавыш белән: «Син бал кортларын куасың, алар килмәгәч, мин серкәләнә алмыйм». Г.Сабитов. Ырымбур далаларыннан Өязе үзәне буйлап күтәрелгән хуш исле исерткеч әрем исе, серкәләнгән арыш исләре кушыла Сәгъдәт тавышына. А.Хәлим

Серкәләнә башлау Серкәләнергә тотыну. Агачлар, үсемлекләр серкәләнә башлаган чор алар өчен газапка тиң. Ватаным Татарстан

Серкәләнеп бетү Серкәләнүдән туктау

Серкәләнеп җитү Тиешле дәрәҗәдә, тәмам серкәләнү



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә