СЕРКӘ III и. фар. Аш тәмләтү, маринадлау, консервлауда файдаланыла торган кискен исле, әче төссез сыекча. Театр училищесында булып узган хәлне кыз бик авыр кичерде: ак серкә шешәсен тотып, тәрәзәгә шомлы карап, ул байтак кичләрен уздырды, төннәрен җылап чыкты, ябыкты, кипте-корышты. А.Гыйләҗев. Мәсәлән, бу борщта бәрәңгедән тыш тагын чөгендер, кәбестә, кишер, ит, --- вак кына итеп туралган яшел петрушка, серкә, икмәк квасы, --- хуш исле дәфнә яфрагы, тоз, су һәм башка ризыклар бар. Г.Мөхәммәтшин



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә