СЕРКӘ I и. бот. Орлыклы үсемлек серкәчендә җитлегеп тарала торган төкчәләрнең берсе, аталык күзәнәге. Аның янәшәсендә сарут һәм кылган кыякларыннан, үлән төкләреннән талгын искән җилдә аксыл серкәләр оча. А.Хәлим. Билгеле булганча, күп кенә авыл хуҗалыгы культуралары, нектар җыйганда, бер үсемлектән икенчесенә серкәләр күчерә торган бөҗәкләр аларның чәчәкләренә кунган очракта гына, мул уңыш бирә алалар. Умартачыга ярдәмлек ◊ Серкәсе су күтәрмәү Тәнкыйть-шелтәне яратмау, үпкәчел булу. Аның артыннан кече капка шапылдап ябылгач, Рәүф: – Серкәсе су күтәрми шәһәр малаеның, – диде. А.Тимергалин. Мөнзирәгә шаяртып кына әйткән идем мин «Ялкау Хәмидә» дип, Рәгъди абзый. Су күтәрми икән серкәсе. Ф.Шәфигуллин. Картайган шул, сак булыгыз: Серкәсе су күтәрми. Мөҗәһит |