СЕ’РИЯ и. лат. 1) Бер үк билгеләнештәге, жанрдагы, тематикадагы охшаш нәрсәләр төркеме. «Шәрыкның югалган культуралары» дигән сериядән бөтен китапларны җыеп барам. А.Гыйләҗев. И әни, әни. «Төн» сериясеннән ясалган рәсемнәр алар. Н.Гыйматдинова 2) тех. Бер стандартка туры китереп эшләп чыгарылган деталь, машина һ.б.ш.лар. Югары ешлык триодларын да иң соңгы сериядәгеләр белән алмаштырдым. А.Тимергалин. Бөтенләй таныш булмаган бу егетнең машина номерындагы серия хәрефләре «КЕУ» була, шуны абайлап алган Илдар: «Карале, кияү килгән бит!» – дип көлә, һәм егет, вакыт узу белән, чынлап та, кияү булып китә. Кызыл таң 3) Кыйммәтле кәгазьләрнең (акча, облигация һ.б.ларның) бер үк цифрлар яки хәрефләр белән билгеләнгән разряды, категориясе. Кайбер ялган акчаларда серия номерлары гадәттән тыш ачык төс белән язылган. Шәһри Казан. Лотереяның серия номеры 4) Зур кинофильмның бер сеанс дәвамында күрсәтелә торган бер кисәге, өлеше. Хәтерегездәме, әле беренче серия башында ук колхоз председателе Чубарь атлы бер агай сугыш булып үткән арыш кырында, янган танк янында бер винтовка табып ала. А.Хәсәнов 5) Бер максат белән эшләнгән эш-гамәлләрнең эзлекле рәте. Тулы бер серия талау очрагын яшүсмер кылганын белгәч, үзебез дә аптырап калдык. Безнең гәҗит |